Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайбер гөмбәләрнең яман шештән саклавын ачыклаганнар

Биш төрле гөмбә иң файдалы гөмбә булып санала. Нинди гөмбәләр ул?

АКШның Пенсильвания университеты галимнәре теләсә кайсы гөмбәне куллануның яман шеш куркынычын киметә алуын ачыклаган.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, һәр көн саен 18 грамм гөмбә (ашарга яраклы теләсә нинди гөмбә) ашаучыларда рак авырулары килеп чыгу ихтималы 45 процентка кимегән. Һиндстан һәм Бельгия галимнәре дә бу җәһәттән тикшеренү үткәргән. Аларның тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, биш төрле гөмбә: шиитаке, индюшачий хвост (Траметес разноцветный), рейши (Трутовик лакированный), шампиньон һәм майтаке иң файдалы гөмбә булып тора.

Галимнәр әйтүенчә, әлеге гөмбәләрдәге витаминнар һәм антиоксидантлар ДНК һәм күзәнәкләрне җимерүче молекулалар – ирекле радикалларга юлны ябарга мөмкин. В, D витаминнары, селен һәм ниацин шундый үзенчәлекләргә ия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев