Исерек килеш руль артына утырган Татарстан кешесенең «Мерседес»ын алганнар
Дәүләт кереме хисабына Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек ир-атның «Мерседес-Бенс» автомобиле конфискацияләнгән, ул икенче тапкыр руль артында исерек килеш эләккән.
Суд аны «Исерек хәлдә булган затның транспорт чарасы белән идарә итүе» җинаять маддәсе буенча гаепле дип таныды, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Хокук саклаучылар машина йөртүчене Түбән Камада тоткарлыйлар. Документларны тикшерү вакытында моңа кадәр аны шундый ук хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарткан булганлыгы ачыклана. Ир-ат гаебен таный.
Аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев