Ирина Волынец балалар өчен әтиләрнең нинди түләүләр алуы турында хәбәр итте
Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатында, Россия Президенты Указы белән Әтиләр көне билгеләнде. Ул октябрьнең өченче якшәмбесенә туры килә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалар өчен әтиләрнең нинди түләүләр алуы турында хәбәр итте.
Авыручы баланы җиде яшькә кадәр карау
Больничный вакытында түләнә торган уртача хезмәт хакының проценты иминият стажына бәйле:
– 5 елдан азрак стаж — уртача хезмәт хакының 60%ы (көненә 2423,83 сумнан артмый), 5 елдан 8 елга кадәр — 80%ы, 8 ел һәм аннан да күбрәк — 100%ы (көненә 4039,73 сумнан артмый).
8 яшьтән кечерәк булган бала караган ата-ана, аның иминият стажы 8 елдан кимрәк булса да, уртача хезмәт хакының 100%ы күләмендә пособие ала.
Авыру баланы 8 яшькә кадәр караган очракта пособие хезмәт хакының 100%ы күләмендә түләнә. Әгәр 8 яшь һәм аннан өлкәнрәк баланы амбулатор карыйлар икән, дәвалануның 11нче көненнән ул көнлек хезмәт хакының 50%ын тәшкил итә.
Ана капиталы
2024 елның февраленнән субсидиянең максималь күләме 833 024,74 сум тәшкил итә. Аны алу берничә сценарий буенча була:
- 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туса, яисә уллыкка алынса – 630 380,78 сум. Гаиләдә икенче бала тугач, гомуми сумманың калган өлешен – 202 643,96 сумны алырга мөмкин.
- Беренчесе 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынса, ә икенчесе аннан соң туса –икенчесенә тулы күләмдә түләнә. Шушы ук кагыйдә 2020 елдан башлап, өченче яки аннан соңгы бала туган һәм капитал әле алынмаган очракта эшли.
- Ике бала да 2007 елдан 2020 елга кадәр дөньяга килгән булса – 630 380,78 сум.
Бала тугач бер тапкыр бирелә
Аны керем дәрәҗәсенә һәм балалар санына бәйсез рәвештә бирәләр. 2024 елда бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособие 24604,30 сум тәшкил итә. Аны ата-аналарның берсенең эш урыны буенча рәсмиләштерергә кирәк. Әгәр ата-аналарның икесе дә эшләми икән, түләүне социаль яклау органнарында рәсмиләштерергә мөмкин. Документларны бала туган көннән алып алты ай эчендә тапшыру мөһим.
Бер яшь ярымга кадәр бала карау
Яшь ярымга кадәрге бала карау буенча айлык пособие иминләштерелгән затның алдагы ике ел өчен исәпләнгән уртача хезмәт хакының 40%ы күләмендә түләнә, әмма ул аның законнарда билгеләнгән минималь күләменнән ким булмаска тиеш. 2024 елның 1 февраленнән 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча минималь айлык түләү 9 227,24 сум тәшкил итсә, максималь күләме аена 49 123,07 сумга кадәр арттырылган.
Әгәр ата-ана эшсезлек буенча пособие алса, түләү билгеләнми.
Бала карау буенча ялның беренче өлешен әнисе алса, икенчесен – әтисе.
Игътибар итәбез, әлеге пособиегә хокук бала карау буенча ялда эшләгәндә тулы күләмдә саклана. Ата-ана балага 1,5 яшь тулганчы эшкә чыга һәм пособие алуын дәвам итә ала.
01дән 17 яшькә кадәр бердәм пособие
Бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле бердәм пособие күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Балалар өчен: 50% — 6 370,50 сум, 75% — 9 555,75 сум, 100% — 12 741 сум.
Берничә баласы булган гаиләләргә 17 яшькә кадәр һәр балага бердәм пособие түләнә. Билгеләү кагыйдәләрендә гаилә керемен һәм мөлкәти тәэмин ителешен бәяләү каралган. Хәзер гаилә керемен билгеләгәндә «Герой ана» исеме бирелгән яки «Ата-ана даны» ордены яки медале белән бүләкләнгән ата-аналарга түләүләр исәпкә алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев