Иректән мәхрүм ителүчеләр арасында узган ярышларда, хөкем ителгән татарстанлы, Россиянең иң яхшы шахматчылары унлыгына керде
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә хөкем ителгәннәр арасында шахмат буенча II Бөтенроссия чемпионаты финалы узды, анда Россия ФСИНның барлык территориаль органнарыннан, диярлек, төбәк командалары җиңүчеләре катнашты.
Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә урнашкан ИК-5тә җәзасын үтәүче Алмаз С. Татарстанны тәкъдим итте.
Аның шахмат буенча разряды юк, әмма күп еллар өстәл уены белән мавыккан. Алмаз, үзенең узган елгы уңышын кабатлап, республиканың төзәтү учреждениеләрендә иң яхшы шахматчы исемен яулады һәм бөтенроссия турниры финалында катнашты.
Ярыш "онлайн уен" заманча коммуникация чаралары ярдәмендә реаль вакыт режимында алып барылды.
Бүген барлык төзәтү учреждениеләрендә шахмат түгәрәкләре һәм секцияләр эшли, китапханәләрдә махсус әдәбият бар, шахмат турнирлары уздырыла. Шахмат уены - ул кызыклы спорт ярышы гына түгел, хөкем ителгәннәрне яңадан тәрбияләүгә һәм төзәтүгә ярдәм итүче фактор да.
Шахмат буенча Бөтенроссия чемпионаты финалында хөкем ителгәннәр арасында чемпион титулы өчен көрәш җиңел булмады. Бер генә сайлап алу турын да һәм шахмат ярышларында чыныгып беткән катнашучылар көндәшләрен җиңәргә омтылып бөтен көчләрен куйды.
Алмаз көндәшләренең күпчелеген ышанычлы рәвештә җиңүгә иреште һәм каты көндәшлек көрәше шартларында җиденче урынны алды.
Россия УФСИН Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев