Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдыз авылына ярдәмгә Яшел Үзән районы да кушылды

7 майда көчле янгын нәтиҗәсендә Курган өлкәсендәге борынгы Йолдыз авылы тулысынча диярлек янып бетте.

Фаҗига турындагы хәбәр бөтен татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде, илнең төрле төбәкләреннән гуманитар ярдәм килә башлады.

Бу атнада Яшел Үзән районы янгыннан зыян күргән Йолдыз татар авылында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм сыйфатында беренче төзелеш материаллары җибәрде. Ярдәм оештыруның инициа­торы Бөтендөнья татар конгрессы булышлыгы белән «Хан йорты» төзелеш компаниясе җитәкчесе – Ильяс Гыймадов. Йөкне җибәрүдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

– Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, без аны дәвам итәчәкбез. Инвесторларыбыз, дусларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт! –
диде муниципалитет башлыгы.


Мохтаҗларга утыздан артык төрдәге төзелеш материаллары һәм инструментлар төялгән егерме тонналы фураның гомуми суммасы 800 мең сумнан артык. Әлеге исемлек авыл халкы соравы буенча төзелгән.


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров ассызыклаганча, республикада фикердәшләрнең көчле командасы формалашкан, аерым алганда, Яшел Үзән районында Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлегенә ярдәм итүче хәйрия проектлары һәм инициативалары гамәлгә ашырыла.
 

Эшмәкәр Ильяс Гыймадов, бу ярдәм соңгысы булмаячак, дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев