Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инвестицияләргә теләп, акчаларын югалтканнар

Яшел үзәнлеләр мошенниклык факты буенча кизү частенә мөрәҗәгать иткән

1980 елгы ир-ат полиция хезмәткәрләренә инвестицияләрдән акча эшләргә теләп, брокер счетына акча салырга карар итүе турында сөйләгән. Ул нтернет челтәрендә инвестицияләр турында реклама күргән, сылтама буенча узып, сайтта теркәлгән һәм башлангыч 10 000 сум салган.

Шуннан соң мөрәҗәгать итүчегә «биржа» вәкиленнән шалтырату килгән, ул программа белән эш итәргә һәм керемнәрне арттырырга ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Ир, күрсәтмәләрне үтәп, үзенә кредит рәсмиләштергән һәм 6 миллион сумнан артык акча күчергән. Акча чыгару өчен тагын 200 мең сум кирәк булгач, ир аларны кертмәгән, чөнки ул мошенникларның корбаны булуын аңлаган.

50 яшьлек хатын мошенникларның тагын бер корбаны булган. Мошенниклык гамәлләреннән килгән зыян 250 мең сумнан артык тәшкил иткән. Хатын шулай ук акча эшләргә теләгән, ләкин аның урынына мошенникларга эләккән.

Бу фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсендә («Мошенниклык») каралган билгеләр буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев