Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Җиңел машина изелеп беткән». Танылган музыкант 21 яшендә авариядә һәлак булган

Егет бик кызганыч.

Комида коточкыч авариядә 21 яшьлек музыкант, логопед Артем В. һәлак булган. 

Ул «җиделе Жигули» машинасында микроавтобуска бәрелә. Җиңел машина изелеп беткән диярлек.

Республика Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Сыктывкар – Троицко-Печорск юлының 44нче километрында Артемның машинасы шуып китә башлый. Колеяга эләккән булуы ихтимал. Шуннан соң ул каршы якка чыгып китә һәм «Мерседес» машинасына бәрелә.

Микроавтобуста 47 яшьлек пассажир хатын имгәнә.

Шаһитлар сүзләренчә, бу көнне юл начар, тайгак була, кар ява, күз күреме начар була.

«Без бу аварияне күрдек. Эш тизлектә, яки узарга чыгуда түгел, юл начар иде. Без ирем белән яхшы машинада бардык, иремнең йөртү тәҗрибәсе дә зур, тик ул да бер яктан икенче якка боргаланды. Егет бик кызганыч», – ди авария шаһиты Виктория.

Якыннары да Артем кагыйдәләрне беркайчан бозмавын искәртә. «Ул машинаны бик сак йөртте, зур тизлектә йөрмәде, кагыйдәләрне үтәде. Шулай килеп чыкты инде», – ди танышлары.

Гаиләсе бу фаҗигане авыр кичерә. Артемны миһербанлы, максатчан, музыка һәм балалар ярата иде, дип искә алалар. Артем тьютор булып эшли, сөйләме белән проблемалары булган балаларга ярдәм итә.

Ул рок-төркем төзегән, музыка язган. Алар төрле фестивальләрдә чыгыш ясап, йөзләрчә тамашачы җыйган. Хәзер төркемдәге егетләр киләчәктә ни буласын белмиләр, диелә хәбәрдә.

Фото: Коми Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе, https://vk.com/ugibdd_11

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев