Иминият килешүеннән баш тартып буламы?
Хәзер, күпмедер вакыт дәвамында, заемчының куллану кредитлары буенча йөкләмәләрен тәэмин итү өчен төзелгән ирекле иминият килешүләреннән (КАСКО, тормыш иминияте, милек иминияте һ.б.) баш тартырга мөмкин дип ишеттем.
Бу шулаймы?
Сорауга җавапны «ТРда санитария һәм гигиена үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультацияләр бирү бүлеге белгече Надежда Александрович бирә:
– Әйе, бу чыннан да шулай. Бу чорны иминиятләштерүдә «суыту чоры» дип атыйлар, аның дәвамында иминият продуктыннан баш тартырга, килешүне өзәргә һәм түләнгән иминият премиясен кире кайтарырга мөмкин.
2013 елның 21 декабрендәге «Кулланучылар кредиты (займ) турында» 355-ФЗның 11нче өлешенең 11нче пунктына ярашлы кулланучылар кредиты буенча заемчы йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү максатыннан төзелгән ирекле иминият килешүеннән 30 календарь көн эчендә баш тарткан очракта, страховкалаучы түләнгән акчаны кире кайтарырга тиеш. Ул заемчының ирекле иминият килешүеннән баш тарту турында язма гаризасын алганнан соң, 7 эш көненнән артмаган вакытта, тулы күләмдә кире кайтарыла. Әлеге өлешнең нигезләмәләре иминият очрагы билгеләре булмаганда гына кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев