Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Бәдретдинова: «Иртә киттең. Нык иртә...»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова тормышындагы иң зур югалтуы - әнисенең үлеме турында сөйли.

Йөрәк ярасы турында җырчы болай дип уртаклаша: "Еллар үткән саен әнигә ныграк охшый барам. Арыган чагым да булса... Яулык та бәйләсәм... Гел көзгедән әни карап тора кебек. Күп нәрсәләр язасым килә... Әгәр исән булсаң... Әгәр исән булсаң, бар да бүтәнчә булыр иде, әни. Бу гади сүзләр генә түгел! Бу күңелдәге зур яра... Гомер буе көне-төне эштә. Аннан кала маллар, кайнана, ир, өч бала. Мин 17 яшьтә чыгып киттем. Ә 20 яшь чагымда син китеп бардың... Әллә ничек булды шунда... Минем сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, әни. Әниле кешеләрдән көнләшәм. Йөгерәм-йөгерәм дә... бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә. Иркәләнешеп утырырга вакыт та булмады әйме, әни. Ярар инде ачуланма. Еламыйм да әле. Зур кызлар еламый инде әйме..." - дип язган ул. 

 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев