Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Җиңүләр юбилее": Яшел Үзән гимнастлары Россия беренчелегендә 5 тапкыр җиңү яулады

Ярышлар Пенза шәһәрендә узды. Спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелеге лидеры исеменә Россиянең 23 субъектыннан, 28 шәһәрдән 132 гимнаст катнашты.

Спорт гимнастикасы буенча Татарстан җыелма командасы составына Яшел Үзәннең 1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Даниил Новиков һәм Кирилл Родионов (1 нче мәктәп укучылары) керде.

Ярышларда катнашкан 17 команда арасында команда ярышлары финалында Татарстан Республикасы җыелма командасы спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелегендә җиңүче булды.

Җиңүчеләрне Суконнов Артем Сергеевич, Хисамов Илгиз Мансур улы әзерләгән.

1нче олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр соңгы 5 ел дәвамында спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелегендә җиңү яулыйлар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев