Идел аша күпердә массакүләм авария булган
Яшәеш

Идел аша күпердә массакүләм авария булган

Бәйрәм бәйрәм белән, ә юлларда сак та булырга кирәк.

1 – 5 гыйнварда 89 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 20сендә матди зыян китерелгән. Кешеләр имгәнгән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 11 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

К.Маркс урамында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет, кагыйдә бозып, 55 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Аягы сынган хатын-кызны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.

4 гыйнварда массакүләм авария аркасында Идел аша күпердә зур бөке хасил булган. Анда «Ниссан», «Хавал», «Эксид» һәм «Киа» машиналары бәрелешкән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми, әмма урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре килгән.

7 гыйнварда Раифа монастырена килүчеләр күп булу сәбәпле, юлларда автомобильчеләр тарафыннан кагый­дә бозулар да, бөкеләр дә күп булган.

Фото: kazanfirst.ru


Нет комментариев