Яшел Үзәннән махсус хәрби операция ветеранына кул белән идарә итә торган автомобиль тапшырдылар
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында авыр җәрәхәтләр алган махсус хәрби операциядә катнашучыларга кул белән идарә итә торган автомобильләр тапшырдылар.
Чарада ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.

«Москвич» һәм SWM автомобильләрен ветераннар Ранис Әхмәтҗанов, Евгений Яхин, Динар Нургатин, Илсур Шәйдуллин алды. Алар барысы да тернәкләндерү узган, кул идарәсендә транспорт йөртергә өйрәнгәннәр.
Яшел Үзән егете Ранис Әхмәтҗанов 2022 елда мобилизацияләнгән. Алгы сызыкта хезмәт иткән, штурм вакытында авыр җәрәхәтләр алган.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев