Яшел Үзәндә Сабантуй: сәхнәдә – Илсөя Бәдретдинова, батырларга – трактор һәм автомобиль!
Татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе Сабантуй , 10 июньдә районыбыз авылларында гөрләсә – ә бүген 11 июньдә Яшел Үзәндә гөрләячәк.
Мирный бистәсендәге Каенлык паркында сезнең өчен рус һәм татар ишегаллары, балалар Сабан туе, традицион милли уеннар, спорт ярышлары, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, сәүдә рәтләре оештырылачак. Бәйрәмнең яңалыгы буларак, арканда йөрүчеләр шоу тәкъдим итәчәк.
Концерт программасының кунаклары, татар эстрадасы йолдызлары – Илсөя Бәдретдинова һәм Гөлназ Асаева булачак.
Көрәш – Сабантуйның иң күренекле өлеше, традицияләрдән читкә тайпылмаячакбыз һәм абсолют батыр өчен приз – автомобиль. Моннан тыш, кыр батырына трактор бүләк итәчәкбез, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.
Барчагызны да 11 июньдә мәйданда көтеп калабыз. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев