Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кулканатлар төркеменә караган сирәк җәнлеккә тап булганнар

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы Раифа территориясендә ярканатларны планлы исәпкә алу барышында белгечләр Татарстан Республикасы өчен яңа биологик төр – Кече нетопырьгә тап булган.

Белгечләр канатлы фауна вәкилен тикшергәннән соң, табигый тирәлеккә кайтарган.

Ярканатларның бу төре иң вак тычканнарның берсе булып санала, аларның канат киңлеге нибары 18 см, тән массасы 5 грамм чамасы. Табыш Татарстан һәм тыюлык өчен бик тә уникаль. Моңа кадәр моннан 30 ел элек республикабызның Раифа территориясендә нетопырьгә охшаш 1 генә гладконос ярканатын очраталар.

Әлеге ярканатны бик сирәк төргә кертәләр. ТР Кызыл китабының соңгы редакциясендә аңа I категория - иң «авыр» сирәк очрый торган җәнлекләр категориясе бирелгән. Ул юкка чыгучы хайваннар рәтендә.

Татарстанда моңарчы ярканатның әлеге төре бер тапкыр да очрамаган.

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев