Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә корбан ите тарату ункөнлеге бара

Төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр көн дә кайнар ризык алу өчен «Кеше приюты»на килә. Яшел Үзәндә алар ике ноктада урнашкан.

Бу көннәрдә Яшел Үзәндә корбан ите тарату ункөнлеге бара. Барлыгы 8,5 тонна ит мохтаҗларга бирелгән. Бүген «Кеше приюты»на килүчеләргә дә кайнар ризык белән беррәттән корбан ите дә өләштеләр. Бу изге гамәл меценатлар белән берлектә башкарыла. «Меценатлар» хәйрия-эшмәкәрләр җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов әлеге изге эштә үзе дә катнашты.

Сәдака-күчтәнәч алучылар арасында Сәидә апа Хәйруллина да бар. «Мин шәһәребез депутатын сайлаганда нәкъ менә Ильяс Гыймадовка тавышымны биргән идем. Үзен якыннан белмәсәм дә, фотода бик ягымлы кеше булып күренде ул миңа. Бүген исә якыннан танышырга да мөмкинлек булды. Депутатыбызга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Йөргән юллары уң булсын, эшләре гөрләп барсын», – ди ул изге теләкләрен юллап.

Бүген бирегә килүчеләрнең күбесе Аллаһка һәм хәйриячеләргә рәхмәт әйтә. Кайберәүләрнең хәтта иртәгә ашарга пешерергә ризыгы юк…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев