Яшел Үзәндә 32 яшьлек ирнең күкрәгенә, муенына пычак кадаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән.
Шуларның 34е – шәһәрдә, 5есе районда булган. 9 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 20 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак булган.
Баш мие җәрәхәтләнгән авыр хәлдә булган 63 яшьлек яшел үзәнле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Район үзәк дәваханәсендә, алган җәрәхәтләреннән, җан тәслим кыла. Тикшерү бара.
Беркайда да эшләмәүче 40 яшьлек ир, үзенең өендә, беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек ирнең күкрәгенә, муенына пычак кадаган. Җәрәхәтләнүчене – реанимациягә, зыян салучыны полициягә алып киткәннәр.
Татарстан урамындагы кибеттән 5 мең сумлык товар урланган. Моны Яшел Үзәндә яшәүче, балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы 15 яшьлек яшүсмер кылган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Рено Логан» автомобиле туктатылган. Салондагы 19 яшьлек кызның куртка кесәсендә наркотик матдәле төргәк табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев