Яшел Үзән волейболчылары Ачык регионара турнирда җиңү яулады
Яшәеш

Яшел Үзән волейболчылары Ачык регионара турнирда җиңү яулады

Яшел Үзән волейболчылары – 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Ачык регионара турнир җиңүчеләре.

Ярышлар Түбән Камада узды. Яшел Үзән районыннан 4нче спорт мәктәбе укучылары тәкъдим ителде.

Бөтен Россиядән җыелган алты команда арасында барган киеренке көрәштә егетләр барлык матчларда да ышанычлы җиңүгә иреште.

Спортчыларны һәм команданың тренеры Рөстәм Торекульевичны котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев