Учреждение директоры Ольга Александровна Волчкова җитәкчелегендәге коллектив спорт сынауларын зур җаваплылык һәм тырышлык белән узды. Катнашучылар үзләренең физик әзерлекләрен, җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм ихтыяр көчен күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
ГТО нормативларын үтәү – физик мөмкинлекләрне сынау гына түгел, ә үз сәламәтлегеңә җаваплы карашның, актив тормыш рәвешенә омтылышның һәм шәхси үсешкә әзер булуның да күрсәткече. «Игелек йорты» хезмәткәрләренең әлеге уңышы спортның яшькә һәм һөнәргә карамастан, һәркем өчен мөһим булуын тагын бер кат раслый.
Коллективның бердәмлеге, максатчанлыгы һәм үз алдына куйган бурычларга ирешүгә омтылышы аерым хөрмәткә лаек. Мондый башлангычлар хезмәткәрләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, спортка кызыксынуны арттыруга һәм коллектив рухын ныгытуга ярдәм итә.
«Игелек йорты» коллективын әлеге матур казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Ольга Александровнага һәм барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа спорт уңышлары һәм тормышларында якты җиңүләр телибез!
Күкрәкләрегезне бизәгән ГТО билгеләре тырышлыгыгызның һәм максатчанлыгыгызның матур символы булып торсын! Яңа үрләр яулауда уңышлар юлдаш булсын!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев