Төлке бар дип, шәһәр башлыгы аның артыннан чапсынмы?
Әйтәм әле

Төлке бар дип, шәһәр башлыгы аның артыннан чапсынмы?

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Хәерле көн, кызлар! Хет ела, хет көл, сезне дә көлдерим әле дип шалтыратуым. Социаль челтәрләрдә көн-төн утырабыз бит инде. Бүген шундый бер язмага тап булдым: имеш, шәһәр пляжында төлке йөри һәм шәһәр башлыгы кая карый? Сез, җәмәгать, андый язмаларны урнаштырганчы, башта җиде түгел, ун кат уйлагыз әле. Тикмәгә генә «җиде кат үлчә, бер кат кис» димәгәннәр бит. Төлке бар дип, шәһәр башлыгы аның артыннан чапсынмы инде? Ул төлке элек-электән булган. Яңалык ачмыйсыз. Кирәкмәгән сүзләр язып, үзегезне көлкегә калдырмагыз. Менә шуны әйтәсем килде, кызлар. Бәлки, бу сүзләрне укыгач, урынсыз язма авторлары бераз уйланыр...


Нет комментариев