Иртән Васильево бистәсенә юбилярны котларга район башлыгы Михаил Афанасьев килде.
Александра Дмитриевна Муравьева хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Апас районы Колангы авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш елларында шофер булып эшли, ә Зеленодольскига күченгәннән соң җирле урман комбинатында төрле эшләр башкара. Аның өч баласы, ике оныгы, биш оныкчыгы һәм бер туруны (оныкчыгының улы) бар.

- Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Якыннарыгызның яратуы һәм кайгыртуы сезне көн саен җылытсын! – дип, муниципалитет башлыгы Александр Дмитриевнаны котлады.
Исегезгә төшерәбез, бүген Яшел Үзән районында 100 яшьтән өлкәнрәк 11 кеше яши, аларның икесенә 103 яшь.
Нет комментариев