Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында яңа ФАП ачылды

Яңа ел алдыннан Дубровка бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Татарстан

Яңа ел алдыннан Дубровка бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ФАП модульле технология буенча төзелгән, сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазланган. Пункт «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы кысаларында төзелгән.

Фельдшер-акушерлык пункты ачылышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе баш табибы һәм башкалар катнашты.

«Дубровка бистәсендә фельдшер-акушерлык пунктын ачу – күптән көтелгән вакыйга. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә бөтен республика буенча яңа ФАПлар барлыкка килә. Биредә медицина хезмәткәрләре эше гражданнарыбызның сәламәтлеген ныгытуга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

ФАП мөдире Анастасия Жиркова «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проектының «Земский фельдшер» программасында катнаша. Программа авыл җирлегендә эшләү өчен медицина белгечләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Яңа ФАП авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен беренчел медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев