Яшел Үзән районында 4 яшьлек кыз ашлама белән агуланган
Яшәеш

Яшел Үзән районында 4 яшьлек кыз ашлама белән агуланган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 863 чакыру килгән.

Шуларның  528е – шәһәрдән, 335е районнан булган. 403 кешене госпитализацияләгәннәр: 259ы – шәһәрдән, 144е – районнан.


Сәйдәшев урамында өстенә кәстрүл белән кайнар аш түгелүдән зыян күргән, бите, кулбашы пешкән 2 яшьлек баланы республика клиник хастаханәсенә илткәннәр.


Осиновоның Садовая урамында да бер яшьлек бала үзенчәлекле пешүләр алган. Ул автосервис янында кайнар сулы сулыкка егылып, муенына, кул-аякларына, күкрәгенә зыян китергән. Аны да медиклар ДРКБга илткән.


Ореховканың Солнечная урамында 4 яшьлек кыз ашлама белән агуланган. Аны балалар хастаханәсенә китергәннәр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"


Нет комментариев