Яшел Үзән районы – җилкәнле спорт үзәкләренең берсе
Бу хакта федераль проектларны гамәлгә ашыру буенча матбугат конференциясендә ЗМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Нигъмәтуллин белдерде.
Районда җилкәнле спорт үзәге – «Дельфин» яхт-клубы.
«Бүгенге көндә Горький исемендәге заводтан ерак түгел яхшы база бар, анда узган атнада җилкәнле спорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең чираттагы этабы тәмамланды», - дип сөйләде Динар Нигъмәтуллин.
Яхт-клубка 2012 елда нигез салынган. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – җилкәнле спорт, спорт туризмы һәм суднолар модельләштерү.
Моннан тыш, конференциядә Яшел Үзән районында «Спорт – яшәешнең нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Әлеге проект ярдәмендә Васильево бистәсендә «Дуслык» модульле спорт залы төзелде, спорт мәктәпләренә җиһазлар һәм инвентарь сатып алына, ГТО комплексы төзелә.
2024-2025 елда Яшел Үзәндә «Физра» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачу планлаштырыла, хәзерге этапта төзелеш башлануга әзерлек бара.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев