Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән полицейскийлары наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче ике яшь кешене тоткарлаган

КЫҢГЫР ГАМӘЛЛӘРЕ ФАШ ИТЕЛГӘН

Эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәсе хезмәткәрләре бер йорт подъездында 24 яшьлек җирле яшел үзәнлене тоткарлаган. Аңардан полицейскийлар гомуми авырлыгы 7 грамм чамасы булган порошоксыман матдә салынган берничә төргәк табып алган.

Тикшерүләр күрсәтүенчә, бу матдә синтетик юл белән ясалган мефедрон булып чыга. Егет наркотик матдәләр таратучы булуын һәм үзе генә түгел,
ә 21 яшьлек дусты белән бергә эш итүен сөйләп бирә. Берничә сәгатьтән аның партнеры да кулга алына. Алар җиһазландырган яшерен урыннардан полицейскийлар тагын 94 граммнан артык мефедрон һәм 70,5 грамм гашиш табып ала. Наркотиклар тоткарланучыларның яшәү урыннарын тентү вакытында да, шулай ук алар оештырган яшерен «закладка»ларда да табыла. Алардан тартып алынган матдәләрнең барлык күләме 805 грамм мефедрон һәм 109 грамм гашиш тәшкил итә.

Хәзерге вакытта гаепләнүчеләргә карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 20нче маддәсенең 3нче өлеше, 228.1нче маддәсенең
4нче өлеше буенча җинаять эшләре кузгатылган. Суд карары нигезендә аларны кулга алганнар.

Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаять юлына басучыларга карата закон бик катгый. Әлеге егетләр дә үзләренең гамәлләренең законсыз булуын бик яхшы белгәннәрдер. Әмма җайлы һәм җиңел кәсеп белән зур акча эшләү аларны күбрәк кызыксындырган. Бик аяныч. Акчага алданып , ялгыш юлга басу авыр түгел. Әмма шуны онытырга ярамый: кыңгыр эш барыбер кайчан да булса сизелми калмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев