Яшел Үзән кызлары - халыкара турнир җиңүчеләре
Яшәеш

Яшел Үзән кызлары - халыкара турнир җиңүчеләре

«Динамо» РСШОР тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы данын чирәмдәге хоккей буенча халыкара турнирда якладылар һәм җиңү яуладылар.

Ярышлар Минск шәһәрендә узды, аларда Россия һәм Беларусь шәһәрләреннән килгән командалар катнашты.

Зеленодольск командасы тәҗрибәле тренер Людмила Юшкова җитәкчелегендә чыгыш ясады.

Спортчы кызларны һәм тренерны бу искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев