Яшел Үзән бала тудыру йорты дезинфекциягә ябыла
Санитар-эпидемиологик таләпләр буенча акушер-гинекология корпусы агымдагы елның 27 октябреннән 9 ноябренә кадәр планлы дезинфекциягә ябылачак.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу чорда йөкле һәм бала табучы хатын-кызлар Казанга юл тотачак.
27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уртача һәм түбән дәрәҗәдә акушерлык һәм экстрагениталь патологияләре булган әниләр «Казан федераль университеты» югары белем бирү ФДАМУнең акушерлык бүлегенә, 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә җибәреләчәк.
27 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр акушерлык һәм экстрагениталь патология куркынычы югары дәрәҗәдә булган әниләр РКБ Перинаталь үзәгенә юлланачак.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев