Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яңгыр һәм кар: Татарстанда салкын көннәр күпме дәвам итәчәк

22 апрель, чәршәмбе көнне, Татарстанда кар һәм яңгыр көтелә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

22 апрель, чәршәмбе көнне, Татарстанда кар һәм яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк, тизлеге 6–11 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре кисәткәнчә, төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Алдагы төндә республикада һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр төшәчәк. Казанда 0дән -2 градуска кадәр суытачак. Көндез Татарстан буенча һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак, ә Казанда +4..+6 градус булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев