Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гомер сынауларын җиңгән көчле рух: концлагерь тоткыны Лидия Удовенко

Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев балигъ булмаганнар концлагерь тоткыны Лидия Михайловна Удовенко янына барып, аның хәлен белеште.

Илсөя Садыйкова фотосы

Быел аңа 100 яшь тулачак – бу олуг юбилейга нибары биш ай калып бара.

Лидия Михайловна 1926 елның октябрендә дөньяга килә. Аңа нибары 16 яшь булганда, сугыш афәте аны да читләтеп үтми: 1942 елда кызны Германиягә мәҗбүри эшкә алып китәләр. Өч ел буе ул әсирлектә кала. Бу еллар аның хәтерендә курку, ачлык, авыр хезмәт белән уелып калган.

Көн саен аңа 50 килограммлы капчыклар күтәрергә туры килә, ачлыктан тилмереп, ашамлык калдыклары белән генә тукланырга мәҗбүр була. Шушы авыр мизгелләрдә Лидия Михайловна күңелендә бер генә өмет саклый – әнисен яңадан күрү. Ачлык аеруча кысканда, ул әнисенең пешергән вареникларын искә төшерә һәм шул истәлек аңа көч бирә.

Барлык сынауларга карамастан, Лидия Михайловна Җиңүгә һәрвакыт ышанып яши. Азат ителгәннән соң да тормышка кире кайту җиңел булмый, әмма ул барлык авырлыкларны да сабырлык белән җиңеп чыга.

1945 елда ул Таганрог шәһәренә, әти-әнисе янына кайта. Соңрак техникум тәмамлап, юллама буенча Пятигорск шәһәренә эшкә китә. Биредә ул технолог, аннары лаборатория мөдире булып эшли, соңрак заводның баш сыра кайнатучысы вазифасын башкара.

1995 елда Лидия Михайловна Казанга күчә. Бүгенге көндә ул Яшел Үзән шәһәрендәге «Игелек йорты»нда яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул рухи яктан нык, тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Һәр иртәсен зарядка белән башлый, төрле остаханәләргә йөри, интернат-йорттагы чараларда актив катнаша. Аның ике кызы бар, алар Казанда гомер итә.

Лидия Михайловна кебек кешеләрнең язмышы – безнең тарихыбызның тере шаһиты. Аларның батырлыгы, түземлеге һәм тормышка мәхәббәте яшь буын өчен дә үрнәк булып тора.

Бүген Яшел Үзән районында республика буенча озын гомерлеләр аеруча күп. Районда 100дән 105 яшькә кадәрге 14 кеше яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев