«Геройлар янәшәдә» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
«Геройлар янәшәдә – Герои рядом» республика конкурсы кысаларында чираттагы видеодәрес дөнья күрде.
Бу юлы укучылар өчен махсус оештырылган дәресне «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова алып бара. Проект кысаларында чыккан башка видеодәресләрне конкурсының рәсми сәхифәсендә (каналында) карарга мөмкин.
Оештыручылар иҗади эшләрне кабул итү вакытын да искәртеп үтә. Быел конкурска гаризалар 1 августка кадәр кабул ителәчәк. Әмма аерым номинация буенча шартлар үзгәргән. Күләмле әсәрләр язучы авторлар өчен яхшы яңалык: «Роман» номинациясендә эшләрне кабул итү вакыты озайтылды. Әлеге номинациядә бәхетен сынап карарга теләүчеләр үз әсәрләрен 15 октябрьгә кадәр юллый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев