Узган елдан мобилизациянең икенче дулкыны белән бәйле сөйләшүләр тынмый. Россия Генштабы вәкилләре бу мәсьәлә буенча рәсми җавап бирде.
Россия Кораллы көчләре Генштабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Владимир Цимлянскийның контр-адмиралы мәгълүматлары буенча, мобилизациянең икенче дулкынын игълан итү планлаштырылмый, дип хәбәр итә Lenta.ru.
— Хәрби хезмәткә чакырылучылар, шулай ук операциядә катнашырга теләк белдергән гражданнар йөкләнгән бурычларны үтәү өчен җитәрлек, — дип аңлатты Цимлянский язгы чакырылышка багышланган брифинг кысаларында.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев