Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гаилә предприятиесе дип тану өчен нинди шартларны үтәү мәҗбүри?

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын гаилә предприятиеләре дип тану тәртибен һәм ТР Гаилә предприятиеләре реестрын алып бару тәртибен расладылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Документтан күренгәнчә, гаилә предприятиесе дип тану өчен өч шартның берсенә туры килү кирәк:

  • а) гаилә әгъзалары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең устав капиталында йә хуҗалык ширкәтенең, хуҗалык партнерлыгының җыелма капиталында суммар рәвештә 50% тан артык өлешкә яисә акционер җәмгыятьнең тавыш бирүче акцияләренең 50% тан артыграгына ия булалар һәм гаилә әгъзаларының берсе мондый юридик затның бердәнбер башкарма органы йә хуҗалык җәмгыятенең директорлар советы (күзәтчелек советы) рәисе була.;
  • б) җитештерү кооперативы, кулланучылар кооперативы, крестьян (фермер) хуҗалыгы (КФХ) әгъзаларының кимендә 50% ы бер гаилә әгъзаларына карый йә бер граждан КФХ төзегәндә – әлеге эш урыны төп булган хуҗалыкның кимендә бер хезмәткәре КФХ башлыгының гаилә әгъзаларына карый.;
  • в) шәхси эшмәкәрдә төп эш урыны буенча эшләүче хезмәткәрләрнең кимендә 50% ы аның гаилә әгъзаларына карый.

Бу контекстта гаилә әгъзалары дип ир белән хатын, әти-әниләр һәм балалар (уллыкка алучылар һәм уллыкка алынганнар), бабайлар, әбиләр һәм оныклар, туганнан туган һәм туган булмаган (әтиләре яисә әниләре уртак булган) абый-энеләр һәм апа-сеңелләр санала.

Гаилә предприятиесе итеп тану һәм танымау турында карарларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кабул итәчәк, ә мөрәҗәгать итүчегә кирәкле документларны Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фондына тапшырырга кирәк булачак. Гаилә предприятиесе статусын ел саен расларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев