Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эштә иң мөһиме нәрсә?

Зур патша сәгате туктаган. Бу патшаның яраткан сәгате булган һәм ул баш сәгать остасына тиз арада аны төзәтергә боерган.

Оста сәгатьне сүткәч, аның көмеш пружинасы сынганын күргән. Искесе үрнәгендә бик тырышып яңа пружина ясаганнар. Тик ул һич кенә дә урынына басарга теләмәгән. Ил буенча иң тәҗрибәле сәгатьчеләрне җыйганнар.

– Сәбәп көмешнең составында. Борынгы көмешне ясау рецепты югалганын барыбыз да беләбез, – дип, бик тәккәбер генә әйтеп куйган бер симез оста.
– Пружинаны бераз бушрак ясарга кирәк, – дип киңәш биргән кечкенә генә карт.
– Көмешне түгел, ә корыч пружина ясарга кирәк. Замана чималлары иң ышанычлы, – дигән һавалы гына итеп иң гыйлемле оста.

Бу проблема буенча сәгатьчеләр бик озак фикер алышкан. Берәүләре патшага иске сәгать урынына яңаны ясарга тәкъдим иткән; икенчеләре башка илдән атаклы сәгатьчене чакырырга киңәш биргән. Бары тик бер яшь оста гына дәшми торган. Ул сүтелгән сәгать янына килеп, яңа пружинаны кулына алган.

– Саграк-саграк, син әле яшь һәм тиешле тәҗрибәң юк, – дип кисәткән баш сәгатьче.
– Кыяфәт буенча бәя бирмә, ә эшләргә кара. Мин инде оста исемен өч ел элек алдым, – дип җавап биргән егет.
Аннары пружинаны сәгатькә урнаштырган да, җиңел генә борып куйган. «Шалт» итеп пружина урынына кереп яткан. Егет сәгать телләрен дөрес вакытка куйган һәм ул «йөреп» киткән. Барысы да исләре китеп, авызларын ачып калган. Ә шунда кемдер:
– Йөзәрләгән киңәш тә бер пар оста кулны алыштыра алмый, – дип әйтеп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев