Дөньякүләм белем тикшерү акциясе «Татарча диктант»
«Татарча диктант» белем тикшерү акциясе «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максаты белән уздырыла.
Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе.
Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.
Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Диктантның тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә.
Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: https://diktant.tatar.
Уздыру вакыты: 2024 елның 8 - 9 ноябрь көннәре, сәгать 10:00 (Мәскәү вакыты буенча).
Диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза.
Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.
Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: https://diktant.tatar.
Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырыла.
Акцияне оештыру һәм уздыру
Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: https://diktant.tatar.
Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырыла.
«Татарча диктант» акциясен уздыру тәртибе:
1) Диктант узачак мәйданчыкны/көнне/вакытны үзегез яшәгән җирлектә билгеләү;
2) https://diktant.tatar сайтында «Оештыручы» булып теркәлү һәм узачак мәйданчыкны билгеләү;
3) Оештыручы булып, сайтта үз профилегезне булдырганнан соң «Кирәкле материаллар» бүлегендә нигезләмә, диктант текстлары, бланк, афиша үрнәкләре, билге кую критерийларын алу;
4) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне җәлеп итү;
4) Диктант эшләрен тикшерәчәк белгечләрне (кирәк очракта диктант укучы дикторны) табу;
5) Диктант язасы көнне бланкларны кәгазьдә бастыру һәм диктант язучыларга тарату;
6) Эшләрне тикшереп, оештыручы тарафыннан билгеләрне сайтка урнаштыру.
Әгәр өйдә язарга телисез икән:
https://diktant.tatar сайтына керү;
Бланкны йөкләп, кәгазьдә бастыру;
ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета телеканалларында, «Болгар радиосы»нда яки https://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызу;
Диктантны язып бетергәч, бланкны сканлау (яисә яхшы сыйфатлы фотосурәт ясау). Сканны info@ftatar.org адресына юллау.
Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:
Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:
1) http://diktant.tatar/ сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;
2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;
3) Сайттагы трансляцияне кушырга;
4) Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.
Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз. Диктантны телефон / планшет / санак аша язу мөмкинлеге бар.
https://diktant.tatar сайтында «Катнашучы» буларак теркәлү;
Диктант язу көнне шәхси кабинетка керү;
Сайттагы трансляцияне тыңлап, диктантны язу.
Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.
Акциянең рәсми сайты:
Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә.
Сайтның адресы: https://diktant.tatar
Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: оештыручы буларак теркәлү, онлайн-катнашучы буларак теркәлү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, диктант язу нокталары харитасы, сынау, диктант язучыларның билгеләре, оештыручылар өчен рәхмәт хатлары, оештыручылар, партнерлар, элемтә мәгълүматы.
Нәтиҗәләрне игълан итү:
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.
Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы https://diktant.tatar сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.
Диктантны оештыручылар белән элемтә:
Акциянең кураторы – Амил Нуруллин
Элемтәләр өчен мәгълүмат: info@ftatar.org, 8(843) 236-49-66 (өст. 343).
ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: https://vk.com/diktant.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев