Донбасстан кайткан Михаил: - Хатыным баланы күтәреп минем янга килде дә, әкрен генә: «Ул...миңа калса ...суламый бугай», – диде
***
«Коткару өчен Аллаһ Тәгалә бүләк иткән 1%» Донбасстан кайтып Яшел Үзән районында яңа тормыш башлаган качаклар гаиләсе тарихы Әңгәмә Михаил (исеме үзгәртелде) әңгәмәгә анонимлык саклау шарты белән генә ризалашты.
– Северодонецк шәһәре. Лисичанск һәм Рубежное яны. Махсус хәрби операция башлану белән ВСУ торак йортларны һәм ишегалларын утка тота башлады. Безнең шәһәрне һәрвакыт Россия яклы дип санадылар. Без подвалларда яшерендек. Мин, хатыным һәм ике балам: 3 яшьлек улым һәм 9 яшьлек кызым. Кибеткә йөгереп кенә барып килә идек. Кайтып җитәргә өлгермәгәннәрнең мәетләрен үзебез җыйдык. Ә безне һаман бомбага тотып тордылар. Җирле полиция хезмәткәрләре бомбага тотар алдыннан ул урыннан юкка чыга иде, без соңыннан гына ВСУның аларны рация аша «Беренче номерлы әзерлек» фразасы белән кисәтүләрен белдек. Ә шул вакытта кешеләр икмәк алырга чиратта тора иде, – дип исенә төшерә Михаил.
Ул йөзен калтыранган куллары белән каплап, озак кына бер ноктага карап торды.
– Шәһәрдән машинада гына чыгып китәргә мөмкин иде, бәясе 300 доллардан алып. Миңа машина йөртүченең номерын бирделәр, әмма аңа шалтырата алмадым. Элемтә юк иде, һәрвакыт өзеп тордылар һәм электрны да сүндерделәр. Без яшеренгән подвал бик пычрак һәм дымлы булды. Бервакыт улым авырып китте, температурасы 39га җитте. Дарулар юк һәм аларны алырлык урын да юк. Таң алдыннан хатыным баланы күтәреп минем янга килде дә, әкрен генә: «Ул...миңа калса ...суламый бугай», – диде.
Михаил 4 квартал аша урнашкан элеккеге сәүдә үзәге бинасына йөгерә. Анда күптән түгел генә булган шартлаулардан соң җимерекләр генә калган була. Беркем булмый.
– Аяклар мамык кебек. Калтыраган кулларым белән телефонны алдым һәм таксистның бердәнбер телефон номерын җыйдым. 15нче тапкыр шалтыратуымда гына ул телефонын алды. Шофер шунда ук ризалашты, подвалга киләчәген әйтте һәм элемтә тагын югалды. Ә адресны әйтергә өлгермәдем бит! Артка кире йөгерәм, аякларым тыңламый, бара алмыйм кебек. 10 минут эчендә барып җитә алырлык араны сәгать ярым үткән кебек тоелды. Тагын шартлаулар башланды. Могҗиза белән таксистка тагын шалтыратып, адресны әйттем, күңелдә өмет уянды. 2 минут эчендә снарядлар яңгыры астында алар балалары белән машинага сикереп менеп утыралар. Ә аннан соң 7 блокпост узарга кирәк. «Бу Илаһыбыз тарафыннан коткарылу өчен бирелгән 1% иде», – ди Михаил.
Ул ВСУ блокпостларында машиналарны туктатып, гражданнарны ничек атып үтергәннәрен хәтерли, аларның күзләренә карарга һәм «ярамаганны» әйтергә рөхсәт ителми. Ә нәрсә әйтмәскә кирәк, анысы – билгесез. Кайберләрен шунда ук машинадан өстерәп чыгарып, каядыр алып киткәннәр.
Алар очрагында таксистның тапкырлыгы зур роль уйный. Ул хәрбиләр белән үзе сөйләшеп: «Без бары кунакка гына барып кайтабыз», – дип ышандыра.
Аны анда белгәннәр күрәсең, ышанганнар. Гаилә чиккә кадәр барып җитә.
– Безне Россия хәрбиләре, волонтерлар каршы алды, палаткага урнаштырды. Шунда ук балаларга медицина ярдәме күрсәттеләр, киемнәр бирделәр, ашаттылар. Барганда Россия ягыннан тыныч булды. Безнең шәһәрләрдә, ВСУ тыныч халыкны аяусыз үтергән урында, шау-шу ишетелеп торды. Аннан соң бу гаилә Казанга кадәр махсус поездга күчеп утыра, барып җиткәч аларны вакытлыча яшәү пунктларының берсенә урнаштыралар. Казанны күрдек... Ул балкып тора! Монда тормыш бөтенләй башкача. Башка һава. Һәм каеннар... юлда без каеннарны карап бардык, алар шундый нык һәм ап-ак кар белән капланган, – дип, сөйләгәндә безнең геройның күзләре яшьләнде.
– Мин каеннар шундый тере һәм матур була ала дип уйламаган идем! Вакытлыча урнаштыру пунктында бер елга якын яшәгәннәр. Ир белән хатын эшкә урнаша, Яшел Үзән районында ипотекага фатир алалар. Балаларының берсе – мәктәпкә, икенчесе бакчага йөри. Мин беркемнән дә бернәрсә дә сорарга күнекмәгән. Сәламәтлек һәм теләк булса, һәрвакыт акча эшләп, яңа тормыш башларга була. Мин Татарстанда, Яшел Үзән районында калуыма шатмын. Монда табигать матур, кешеләре игелекле һәм ярдәмчел. Мин аларның һәркайсына ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.
Украинада Михаилның туганнары калган һәм ул аларның тормышы өчен җитди борчыла.
– Анда Россиягә каршы пропаганда бик көчле, кечкенә балалардан башлап. Күпләр куркып яши. Территорияләрне азат итүче һәм тыныч халыкны яклаучы сугышчыларга рәхмәт һәм алар каршында башымны иям! – дип рәхмәтен белдерә Михаил.
Регина Чибрикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев