Диспансеризация узыгыз һәм сәламәт булыгыз
Яшәеш

Диспансеризация узыгыз һәм сәламәт булыгыз

Һәр алтынчы кешенең шикәр күләме артык, һәр бишенчесе гипертоник авырудан интегә.

Яшел Үзәннең беренче поликлиникасында диспансерлаштыруга нәтиҗәләр ясалды. Ел башыннан биредә барлыгы 6 мең кеше диспансеризация узган. Хәзерге вакытта 4,5 мең кешенң нәтиҗәләре әзер.
 

- Һәр алтынчысында артык шикәр күләме ачыкланган - димәк, аларга шикәр диабеты диагнозы куелырга мөмкин. Һәр бишенче яшел үзәнле гипертоник авырудан интегә, шул исәптән 40 яшькә кадәрге кешеләрдә дә. 300гә якын кешенең холестерины югары, ә билгеле булганча, бу күрсәткечне контрольдә тотмасак, инсультларга, инфарктларга һәм башка авыруларга китерә, - дип аңлата поликлиника мөдире Юлия Долганова.
 

Моннан тыш, онкологиягә шик булган 200дән артык очрак теркәлгән.

Табиблар шәһәр халкына кабат-кабат искә төшерә: авыруны иртә ачыклаганда дәвалану мөмкинлеге күпкә югарырак. Диспансеризация узыгыз һәм сәламәт булыгыз!

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе.


Нет комментариев