Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Диләрә Илалетдинова: «Кеше сүзе белән яшәмәдем һәм яшәмәячәкмен дә»

Диләрә Илалетдинованың «Кирәк миңа игътибарың» җыры 15 елдан артык популярлыгын югалтмый. Җырчы үзе генә бу арада концертларда күренми. Диләрә белән интервьюны тәкъдим итәбез.

- Диләрә, ирең белән бер егет тәрбияләгәнегезне беләм. Хәзер улыгызга инде ничә яшь?

- Февральдә улым Даниярга 5 яшь тула, Аллаһ боерса.

- Син хәзер концертларда бик катнашмыйсың бугай?

- Элек концертлар куеп йөргәннәр белән чагыштырсак, әйе, хәзер бик сирәк катнашам. Улым бәләкәй булганга, аны калдырып, чыгып йөри алмадым. Теләгем булса, бәлки, бу эшчәнлегемне шулай ук актив рәвештә дәвам да иткән булыр идем, ләкин гаиләм минем өчен беренче урында булгач, тулаем улымны тәрбияләүгә бирелдем. Хәзер Данияр инде үсеп килә, шуңа күрә әтисе белән калдыргалыйм. Мәсәлән, бу сезонда Илшат Вәлиев концертларында катнашам.

- Концертлы, гастрольле тормыш сагындырамы?

- Күрешкәч, җырчы кызлар белән гел искә алып утырабыз ул чакларны. Еш концертлар куеп йөргән вакытларымны сагынам. Әле дә, 9 көн автобуста яшәп, Себер якларында бер төркем җырчылар белән концерт куеп йөргәннәрем истә.

- 9 көн буе? Арыта идеме?

- Беләсеңме, әллә яшьлек булган – бер дә арытмый иде. Киресенчә, кызык һәм күңелле иде.

- Эстрадада дусларың бардыр?

- Якын дусларым юк. Без алар белән бары тик сәхнә коллегалары гына.

- Синең турыда «борынын чөйгән» дип уйлаучылар бар микән? Мондый фикер ишеткәнең бармы?

- Җиткергәннәре бар, син дә бу сорауны болай гына бирмисеңдер. Минем турыда шулай дип уйлыйлар да, якынрак танышкач, ялгышканнарын аңлыйлар, гадәттә. Ә болай, дөресен генә әйткәндә, кемнең ни уйлавы миңа барыбер. Кеше сүзе белән яшәмәдем һәм яшәмәячәкмен дә. Сезгә дә шуны киңәш итәм.

- Алга таба иҗат юлыңны дәвам итәргә телисеңме?

- Җырларга, яңа җырлар иҗат итәргә теләгем бар. Үз-үземә «ярар, кирәкмәс инде, җитәр» дип әйткән чаклар да була булуын, ләкин берәр концертта чыгыш ясыйм да, бу сүзләр юкка чыга. Чыгышлардан соң илһамланып кайтам мин. Сәхнәнең матурлыгы үзенә җәлеп итеп тора кебек. Шушы матурлыкны күрәм дә, «юк, минем дә әле җырлыйсым килә икән» дип куям.

- Кайчан яңадан Диләрә Илалетдинова сәхнәгә кайтыр соң?

- И-и-их, күңелемә ярарлык, нәкъ менә миңа дип язылган бер җыр табылсын иде. Сәхнәгә кире кайтам әле, дип кенә булмый бит... Тамашачыга тәкъдим итә алырлык яңа «багаж» да кирәк. Аннан соң айлар буе гастрольләрдә йөрергә теләгем юк. Һәрнәрсәдә алтын урталыкны табарга тырышам. Атнасына 2-3 концерт булса, җитә. Әйткәнемчә, гаиләм – беренче урында.

- Популярлыкны кире кайтарып булырмы?

- Анысын беркем дә төгәл әйтә алмый. Бары тик вакыт кына күрсәтер.

- Ялгышмасам, беренче хит җырың чыкканда, сиңа бары тик 18 яшь иде.

- Әйе, «Кирәк миңа игътибарың» җыры чыкканда, унсигездә идем. Бу җыр мине танытты! Әле дә бер банкет та шушы җырсыз үтми. «Барс медиа» компаниясенә рәхмәт.

- Бишенче ел декретта утырсаң да, сине барыбер онытмаганнардыр?

- Халык мине югалтмаган. Тамашачым декрет ялында икәнемне белә. Концертларда җылы алкышлар белән каршы алалар икән, канатланып киткәндәй булам. Аннан соң төрле мәҗлесләргә дә чакырып торалар бит, димәк, халык мине дә, җырларымны да онытмаган.

- Ирең бу хакта ни уйлый?

- Аның минем иҗат итүемә беркайчан да каршы килгәне юк. Киресенчә, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер генә.

- Әле кабат әни булырга планлаштырасызмы?

- Әлбәттә, Аллаһ насыйп итсә, кабат әти-әни булыр идек. Амин.

(Кыскартып алынды)

Алинә Айдарова, Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев