Декабрьгә халык сынамышлары
Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерә, кыш нинди киләчәк? Яңа ел төне суык буламы, җылымы? Җаваплар - халык сынамышларында.
1 декабрь – әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр.
2 декабрь – аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу көнне кар төшсә, гыйнварга кадәр чатнама суыклар көтмәгез.
3 декабрь көнне кар яуса, 3 июньдә көчле яңгыр явар. Әгәр киресенчә булса, җәй иртә килер.
4 декабрь – күктә күп санлы болытлар күренсә, тиздән суытачак. Буран – җылы һәм карсыз кыш башлануы турында сөйли.
5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев