Чит ил кешеләреннән биометрия җыю буенча эксперимент дәвам итә
2025 елның 1 декабреннән 2026 елның 30 июненә кадәр чит ил гражданнарының фото һәм бармак эзләрен җыю Россиянең барлык чик буе пунктларында үткәреләчәк.
Фото: ясалма интеллект
Моңа кадәр чит ил кешеләре биометрик мәгълүматларны Россиягә кергәндә берничә чик пунктында гына тапшырган. Биометрик мәгълүматларны элеккечә Беларуссия гражданнарына, алты яшькә кадәрге балаларга, дипломатларга, Халыкара оешмалар хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына тапшырырга кирәк булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев