Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чи ризык белән тукланучы танылган блогерның бер айлык баласы ябыгудан үлгән

Сочида бер ай элек туган сабый хастаханәгә барышлый яшь әти-әнисе кулында вафат булган.

Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала үлеменең төгәл сәбәбен әле билгеләргә кирәк, тик якынча белешмә буенча, яңа туган сабый бик нык ябыккан булган. Бу турыда край буенча Тикшерү комитетында әйткәннәр.

Гадәттәнт тыш хәл 8 мартта иртән килеп чыга. Биредәге матбугат чаралары сүзләренчә, фаҗига билгеле блогер Максим Лютый гаиләсендә була. Ул сәламәтләнү өчен үз методикасын тәкъдим итә. Үзе бу ысулны соңгы 10 елда куллана. Аның буенча күп кенә ризыкларда баш тарту һәм үсемлек азык-төлегенә, хәтта кояш энергиясенә күчү таләп ителә.

Сабый өйдә туган, әти белән әни табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Баланың хәле бик начарлангач кына хастаханәгә барганнар. Сабый озак вакыт ашаудан баш тарткан, аңа нинди ризык бирүләре әйтелми.

«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Ачыкланганча, баланың анасы бергә яши торган ире белән Вардана бистәсендә торак арендалый. Тикшерү версиясе буенча, сабый озак вакыт азыктан баш тарту һәм сәламәтлеге начарлану нәтиҗәсендә, ата-ана баланы үзләре дәвалау учреждениесенә алып барырга була. Ләкин бала хастаханәгә килгәнче үлә, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, баланың атасы – Максим Лютый. Ул – билгеле коуч, блогер, организмны сәламәтләндерү буенча үз методикасын ясаган автор. Максим веганлык һәм чи ризык ашауны пропагандалый, үзенчәлекле диета – «праноедение» тота. Праноедлар сүзләренчә, ризык кабул итмичә генә яшәү процессларын тәэмин итеп була, имеш, моны кояш энергиясе алмаштыра.

«Чи ризык ашау – диета түгел, аңлы рәвештә туклану тибы. Аңа ирешү берничә сәбәп аркасында гади түгел. Мин аларны әйткәнем бар инде. Организмны тулысынча чистарту, мораль әзерлек кирәк, сез туклануның бу тибын аңларга тиеш, модага яки чит кеше үрнәгенә генә иярергә түгел. Аңладыгыз – артка юл булмаска тиеш. Чистартасыз һәм организмыгызны әзерлисез һәм бер җире дә авыртмый торган озын гомерле кешегә әвереләсез», – дигән Лютый язылучыларына. 

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев