Чапаев урамындагы гаражда янгын чыккан
Яшәеш

Чапаев урамындагы гаражда янгын чыккан

20 – 26 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 14 чакыру кабул итеп алган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 5есе ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.

Октябрьский бистәсендәге «Озон» бакчачылык җәмгыятендә, якынча ясалган нәтиҗәләргә караганда, миченең төзексезлегеннән мунчага ут капкан. Бу очракта мунча түбәсенең 2 квадрат метр мәйданына зыян килгән.

Чапаев урамындагы йорт гаражында янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Гаражның 20 квадрат метрына зыян килгән.


Нет комментариев