Бүген «Кеше приюты»на килүчеләргә кайнар ризык белән беррәттән корбан ите дә өләштеләр
Бу изге гамәл меценатлар белән берлектә башкарылды.
Бүген «Кеше приюты»на килүчеләргә кайнар ризык белән беррәттән корбан ите дә өләштеләр. Әлеге игелекле гамәл мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, аларга игътибар һәм кайгырту күрсәтү максатыннан меценатлар ярдәмендә оештырылды.
Бу акциядә «Меценатлар» хәйрия-эшмәкәрләр җәмгыяте актив катнашты. Җәмгыять рәисе Ильяс Гыймадов әлеге саваплы эштә шәхсән үзе дә катнашып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә корбан ите таратуда булышты. У
Мондый игелекле башлангычлар җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә.
Барлык меценатларга, эшмәкәрләргә, иганәчеләргә, шәхсән Ильяс Гыймадовка әлеге изге гамәлдә катнашканы өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев