Бүген иреклеләр (волонтерлар) көне билгеләп үтелә
Яшел Үзән волонтерлар штабында 8 меңгә якын кеше бар – мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре.
Әмма волонтерлык барлык очракларда да формаль рәвештә теркәлми һәм шуңа күрә бүгенге көндә аларның саны тагын да күбрәк булуы аңлашыла. Яхшы һәм киң күңелле кешеләр алар!
Махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдә актив катнашучы "көмеш яшь" волонтерларыбызны аерым билгеләп үтәсем килә. Алар маскировка челтәрләре үрә, коры душ әзерли, окоп шәмнәре һәм башка бик күп нәрсәләр җитештерә, шуларга үз җылысын кертә.
Кадерле волонтерларыбыз! Без сезнең белән горурланабыз! Шундый катлаулы, җаваплы хезмәтегез өчен сезгә бүген һәм һәрвакыт рәхмәт әйтәбез!
Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры
Михаил Афанасьев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев