Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бишнә авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә

Эш барышы белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев танышты.

Тиздән пунктта медицина җиһазлары урнаштырылачак. Биредә электр һәм су белән тәэмин итү,  төзекләндерү эшләре башкарылган.

Быел шулай ук ФАП урнашкан Мәктәп урамына асфальт җәеләчәк, моннан тыш парковка урыннары булдыру мәсьәләсе дә карала.

Пунктта 700дән артык кешегә хезмәт күрсәтеләчәк, тантаналы ачыш бу көзгә планлаштырылган.

Пациентларны фельдшер һәм шәфкать туташы кабул итәчәк.

Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында башкарыла.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев