Бүген 21 градуска кадәр җылы булачак
Республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми.
Бүген башкалада алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Татарстан буенча һава температурасы +18-23 градус булачак, Казанда – +19-21 градус.
15 сентябрь, шимбә көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем күзәтелми. Салмак, үзгәрүчән җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4-9 градус тәшкил итәчәк, көндез – +17-22 градус.
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев