Без әти-әниләргә нәрсә тиеш
Һәр ата-ана үз баласы өчен таулар да күчерергә әзер.
Без үз чиратыбызда әти-әниләргә нәрсә тиеш соң:
- Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.
- Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.
- Ата яки ана баланын хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә.
- Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
- Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.
- Әти-әни белән йомшак сүз илә сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.
- Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
- Әти-әнинең артыннан йөрергә.
- Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.
- Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.
«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан
Чыганак: https://t.me/timhazrat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев