Бер ир-ат вәхшиләрчә хатынын һәм нәни кызын үтергән
Фатирда төшерелгән видеода бөтен җиһазларда кан таплары, канлы кул эзләре күренә.
12 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендә коточкыч фаҗига була. 35 яшьлек ир-ат хатынын чәнчеп үтерә, аннары 1,5 яшьлек кызын үтергәнче кыйный. Шуннан соң ул үз-үзенә кул салмакчы була. Хәзер ир-ат хастаханәдә, якын арада аңа гаепләү белдереләчәк.
Тикшерү версиясе буенча, Балахна шәһәрендә җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хатынына күп тапкыр пычак кадый, 1,5 яшьлек кызының башына берничә тапкыр суга. Бала урында ук һәлак була, аның әнисен хастаханәгә китерәләр, ул шунда вафат була. Соңыннан ир-ат үзенә берничә яра ясый.
Ир-атны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев