Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Беляев Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде

Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең барысының да хәле тотрыклы, аларның тормышына куркыныч янамый. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, иң җитди зыян Чабьинская урамындагы торак йортка килгән.Түбән Кама районы үзәк күппрофильле хастаханәсенә дүрт кеше госпитализацияләнгән.

Зыян күрүчеләрнең өчесе – пенсия яшендәге кешеләр. Кичергән стресс аларның сәламәтлегенә тәэсир иткән, кан басымы күтәрелү һәм хроник авыруларның көчәюенә китергән. Тагын бер зыян күрүче, 46 яшьлек шәһәр кешесе, яңагына кыйпылчык ярасы алган һәм аңа операция ясалган.

«Бүген барлык зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый. Гомумән, бөтен кешенең исән калуы – могҗиза. Бу иң мөһиме. Йортны торгызабыз», – диде Беляев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев