Балаларның шуклыгы ашыгыч рәвештә электричканы туктатырга мәҗбүр итә
Яшәеш

Балаларның шуклыгы ашыгыч рәвештә электричканы туктатырга мәҗбүр итә

Балалар шаяруы аркасында ата-аналарны балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттылар.

Казаннан Арчага барганда Дәрвишләр бистәсенең тимер юл станциясендә машинист ашыгыч рәвештә электричканы туктатырга мәҗбүр була. Сәбәбе: юлларда өч автомобиль покрышкасының булуы. Шулай ук машинист җинаять урыныннан качучы өч баланы да күрә.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне тиз арада ачыклый. Алар – 4, 5 һәм 6 сыйныф укучылары. Яшүсмерләр, поезд хәрәкәт иткәндә рельсларга салынган покрышкалар аңа ничек тәэсир итәчәген карау өчен, башкарган шуклыкларын таный. 

Полиция хезмәткәрләре ата-аналар янында балалар белән әңгәмә уздыра.


Нет комментариев