Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларда туган телгә мәхәббәт уяту төп бурыч

Һәрбер халык өчен туган теле – иң зур байлык. Телне саклап, яшь буынга тапшырып калдыру һәркемнең бурычы.

Балаларның сөйләм үсеше, туган тел байлыгын үзләштерү шәхес формалашуда төп рольне уйный. Күптеллелек һәм мультикультуралык шәхес үсешенә берничек тә комачауламый: киресенчә, әйләнә-тирәне төптәнрәк аңларга ярдәм итә. Шәхес формалашу үткән һәм киләчәк белән тыгыз бәйләнештә тора.
Узган 2021 ел Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Телләр үсеше һәм камиллеге төп максат итеп куелды.

Безнең 6нчы номерлы «Елмаю» балалар бакчасында да әлеге елга карата төрле чаралар үткәрелде. Шулай ук, муниципаль бәйгеләрдә дә актив катнаштык. Тәрбиячеләр «Идел буе халык лары иҗаты», «Төрле милләт курчак лары» исемле күргәзмәләр, вакытлы басмалар күргәзмә-буккросингы оештырды. Әти-әниләр катнашы белән төрле тематик уеннар, дәресләр, әңгәмәләр үткәрелде. Читкә барып йөрү мөмкинлеге булмаганга, ZOOM онлайн-платформасы аша тәрбиячеләр районыбыздагы башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәҗрибә уртаклашты.

Эшләнгән эш бушка үтмәде, конкурсларда катнашып, төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яуладык. Солтанов Аяз «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» муниципаль кокурсында җиңүче, Рахманов Раян «Афзал Шамов исемендәге 6нчы төбәкара укулары»нда III урын, Мусина Ясминә «Татар кызчыгы-2021» муниципаль бәй гесендә җиңүче, Ногманова Миләүшә «Идел буе халыкларының фольклор-йола традицияләре» муниципаль конкурсында III урын, Рахманов Раян «Тукай мирасы» республика бәйгесендә I урын, Ногъманова Миләүшә «Тел ачкычлары» төбәк конкурсында дипломант, 6нчы төркемгә йөрүче балалар «Россия халыклары әкиятләре» муниципаль конкурсында III урын, Лебедева Алиса «Җәлил укулары» IV халыкара әдәби конкурсның муниципаль этабында I урын яулады.

Балаларны мәктәпкәчә белем уч реж дениесендә ике дәүләт телендә укыту, урыс телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү, ирекле, иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Аида Мостафина, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев