Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бала ашарга сораган, ә үги әтисе аны үтергән

***

Фото: https://mosobl.sledcom.ru

Мәскәү өлкәсендә 28 ел элек үги кызын үтергән 64 яшьлек ир-атка гаепләү белдергәннәр. 1997 елда булган җинаять өчен бу ир-атны кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Тикшерү белешмәсе буенча, 1997 елның 7 мартында Кашира шәһәрендә фатирда ир-ат 8 яшьлек үги кызы белән була. Кыз ашарга сорый, шуның өчен үги ата аны үтерә. Икенче көнне иртән, эзләрен яшерү өчен, мәетне сумкага салып, күп катлы йорт подавалында күмеп куя.

Туганнары бала югалу турында хокук саклау органнарына хәбәр итә, тик җинаять ачылмый кала. 2025 елда кабат тикшерү вакытында тиешле тикшерү гамәлләре башкарылмау ачыклана. Җинаятьтә гаепләнүче табыла.

Сорау алган чакта ир-ат гаебен таный, мәетне яшергән урынын күрсәтә, баланың калдыкларын табалар, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев